«Камалыштагы шәһәрне саклаучылар»: әдәби-музыкаль композиция (6+)

5 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә, «Блокада турында укыйбыз» II Бөтенроссия акциясе кысаларында, мәктәп укучыларын «Камалыштагы шәһәрне саклаучылар» дигән әдәби-музыкаль композициядә катнашырга чакырды. Акцияне «Т.А.Маврина исемендәге Нижгар өлкә дәүләт балалар китапханәсе» ДБМУсе оештыра.

Бишенче сыйныфлыларга камалышта калган Ленинградның җирле һава оборонасына җыелган унҗиде меңләп хатын-кызның батырлыгы турында сөйләделәр. Чөнки нәкъ менә алар биналар өстеннән бомбаларны ата, янгын сүндерә, җимерек астында калганнарны казып ала, ач-ялангачларга ярдәм итә, шәһәрне эпидемиядән коткарып, үлгәннәрне җирли…
Укучылар «совет су кызы» Нина Соколова белән танышты. Ул — Советлар Союзының беренче су астында эшләүче хатын-кызы — «Тормыш юлы» эшен тәэмин итәр өчен, Ладога күле төбенә төшә, күлнең төбе буйлап элемтә чыбыкларын сузуда катнаша. Нина Ленинградка яшерен бензин үткәргече сузар өчен йөзләгән сәгать су астында үткәрә. 
Балалар 18 яшьлек үз теләге белән килгән кызлар һәм аларның этләреннән торган «кызлар командасы»ның батырлыгы һәм ныклыгы турында белде. Нәкъ менә алар Нева елгасының сул як ярына тонналаган җиһазны, сугыш коралларын күчерә һәм ике меңгә якын яралы кешене алып чыга, нәкъ менә алар хәрби этләр ярдәмендә меңләгән мина һәм фугасны табып, зарарсызландыра, километрлаган элемтә чыбыклары суза…  
Чарада тавышы блокадалы Ленинградның символына әйләнгән хатын-кыз О. Берггольцның шигырьләре, П.А.Заводчиковның «Девичья команда. Невыдуманные рассказы» китабыннан өзекләр яңгырады. И.Корниловның «Блокадный Ленинград», Г.Орловның «Ленинградцы» җырларына видеолар күрсәтелде.
Чарага «Ленинград – батырлык һәм ныклык символы» дигән кечкенә генә китап күргәзмәсе әзерләнде. 

#читаемоблокаде

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: